Албаннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Албаннар latin yazuında])
Албаннар
Үз аталышы

shqiptar, шчиптар

яшәү җире

Албания байрагы Албания:
3, 08 млн кеше (2008)

Косово байрагы Косово:
1, 8 млн кеше (2007)

Төркия Төркия:
~1, 3 млн кеше

Италия Италия:
501 мең кеше (2007)

Македония байрагы Македония:
509 мең кеше (2006)

Юнанстан Юнанстан:
481 мең кеше

Алмания Алмания:
250 мең кеше

Швейцария Швейцария:
200 мең кеше

АКШ АКШ:
114 мең кеше (2008)

Нидерландлар Нидерландлар:
100 мең кеше (2008)


Бөекбритания Бөекбритания:
35 мең кеше

Франция Франция:
26 мең кеше

Сербия Сербия:
Болгария Болгария:
Румыния Румыния:

Украина Украина:
Теле

албан, итальян, грек

Дине

ислам (сөнниләр, бекташилар); православие; католиклар

Этник төркемнәре

арнаутлар

 Албаннар Викиҗыентыкта

Албаннар (үзатамалары shqiptar, шчиптар — алб. Shqipаңлаешлы сөйләшү») сүзеннән) — Аурупада яшәүче халык, Албаниянең төп халкы. Шулай ук элекке Югославиядә (Косовода, Сербиядә, Каратауда, Македониядә), Греция, Италия, АКШ, Төркия, Болгария, Румыния, Украинада (Әдис өлкәсе) һ.б. илләрдә яши. Мөстәкыйль албан телендә сөйләшәләр. Грециядә грек, Италиядә итальян телләре кулланыла. Дингә ышанучыларның күпчелеге (~70%) ислам динен тота (сөнниләр һәм шигыйларның бекташилар суфи сектасы). Албаниянең көньягында православныйлар, төньягында католиклар да бар.

Аурупада албаннар таралышы
Албан ир-аты һәм хатын-кызы. Эльбасан

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Албан теле диалектлары (тоска, гега) таралышы. XIX г.

Албан халкын формалаштыруда палеобалкан кабиләләре (дарданнар, иллириялеләр, фракиялеләр) катнашкан. «Албан» исемен II гасырда Птолемей куллана. XI гасырда «албан» сүзе гомуми таралыш ала. Хәзерге үзатамалары (shqiptar, шчиптар) XVII- XVIII гасырларда ныгый. Шул ук чорда албаннарның күпчелеге ислам диненә күчә.

XVIII гасырның II яртысында — XIX гасыр башында албаннарның ике төп төркеме аерыла: тоскалар (көньякта Тоскэрия өлкәсе) һәм гегалар (төньякта Гегэрия өлкәсе).

Көнкүреш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп эш төрләре — түбәнлекләрдә җир эшкәртү, тауларда — малларны көтүдә йөртеп, үрчетү.

Гадәттә, йортлары (XX гасыр башына кадәр) — түбәнлекләрдә: таш һәм балчык кулланып салынган бер катлы йорт, тауларда: йорт-манара (кула), беренче катында мал тота торган ике катлы йорт.

Һөнәрчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Агачны кырып орнамент ясау, тимер чүкеп, нәфис бизәкләр ясау (бигрәк тә Элбасан шәһәрендә), җепкыр (Шкодер, Тирана шәһәрләрендә), келәм тукучылык таралган.

Киемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Албан ир-атлары кыска жилет (үзатамасы елек), берничә кат итеп уралган киң кушак (брэз, билбау), ак киез башлык (челеше) кия; төньякта кырыйдан кара тасма (тирчи) тотылган, ботка сыланып торучы ак постау чалбар кисәләр, көньякта итәк-фустанелла кияләр.

Албан хатын-кызлары алъяпкыч (пэрпаримэ), чәчәкле калын баш яулыгы кия, төньякта калын мамык тукымадан тегелгән итәк (җублета), корсаж, җиңсәләр кисәләр, көньякта озын итәкле күлмәк (кэмиша), төсле аппликация белән бизәлгән озын итәкле камзул кияләр.

Кара-ак-кызыл төсләр гаммасына өстенлек бирелә. Чигү, чуклар белән бизәү таралган, көмеш бизәнү әйберләре таралыш алган.

Фольклор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Албаниянең төньяк өлкәләрендә парлы ир-атлар һәм парлы хатын-кызлар биюләре таралган булса, көньякта кояшка каршы хәрәкәтләнеп хоровод ясау таралган. Төньякта диатоник көйләр белән беррәттән озын орнаментик көйләр очраса, көнякта пентатоникага нигезләнгән көйләргә өстенлек бирелә.

Төньяк албаннарда ляхута исемле уен коралы озатуында ялгыз ир-ат җыры таралган, көньяк албаннарда башлап җырлаучысы (исиойя, солист) булган ансамбльләрне очратырга була.

Тау албаннарының биюләре һәм көнкүреш җырлары үзгәрешсез сакланган. Милләт каһарманы Скандербек, госманыларга каршы көрәш турында сөйләүче баһадирлар эпосы бар.

XX гасырның II яртысында, бигрәк тә илнең үзәк районнарында, өч тавышка (ир-ат) җырлау тарала.

Музыка кораллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер кыллы сызгычлы ляхута, кыска һәм озын муенлы чифтелиа лютнясы, бакламайя лютнясы, фюэла флейтасы, тынлы зумаря уен коралы, тулубас, бубен бәрмә уен кораллары кулланыла. Эскрипкә, кларнет ансамбльләрдә кулланыла.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 1 (А-Ан). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-329-X

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Зойзи Р., Иванова Ю.В. Албанцы. Китапта: Народы зарубежной Европы. Т. 1. М., 1964.
  2. Иванова Ю.В. Северная Албания в XIX – начале XX в. М., 1973.
  3. Краткая история Албании. М., 1992.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]