Википедия:Бәйгеләр/Җанисәп/Tatarica
Викимарафон | Катнашу | Белешмәләр | Бәяләү | Нәтиҗәләр | Оештыру |
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты фәнни хезмәткәрләре Татар энциклопедиясенә керткән вакыйга/вәзгыятьләрне Тат.Википедия ярдәмендә бар татар дөньясына күренерлек итәбез, төрле чыганакларда пәйда булган өстәмә фактлар белән баетабыз, укучыларга мәгълүматны табу уңайлы иттереп форматлыйбыз, Тат.Википедия эчендә һәм TATARICA порталы белән бәйлибез. Приз фонды кертелгән мәкаләләр саны һәм сыйфаты белән билгеләнгән балларыгызга карап бүленә.
Призлар фондының зуррак өлешен ала алуыгыз өчен, бу битне укып чыгуга шулай ук Катнашу һәм Белешмәләр битләрендәге мәгълүмат белән танышырга чакырабыз. Оештыручылар |
Тәртип
- Мәкаләләр:
- Энциклопедиянең мәкаләләр исемлегенә туры килә.
- Бәйге барышы дәвамында булдырылган яки тулыландырылган.
- Өстәлгән материал күләме кимендә 2000 байт.
- Үзгәртүләр кулланучы хисап язмасына кереп ясала. (Вики-учётканы теркәү)
- Татарча Википедиянең гамәлдәге тәртипләрен бозмый
- Вики-бот ярдәмендә статистик күрсәткечләре белән генә аерылган стандарт эчтәлекле мәкаләләр түгел.
- Катнашучылар:
- Яшьләре, җенесе, Викимедиа проектларында катнашу тәҗрибәсе, яшәү иле яки төбәге буенча чикләнми.
- Һәрбер зачётлы катнашучы өчен катнашучы сертификаты әзерләнә, хисап язмасы исеме һәм файдалы өлеше Татарча Википедиядә берничә җирдә мәңгеләштерелә.
- Кимендә 5 зачётлы мәкалә булдырган/баеткан хисап язмалар финалист дипломы белән таныла, баллар нигезендә приз фондының бүлешүендә катнаша.
- Баллар буенча алдынгы катнашучы шулай ук «Википедиядә TATARICA илчесе» (ингл. Wikipedia TATARICA Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була.
- Бәяләүче жюри казыйлары карары шикаять ителә алмый.
- Призлар фонды Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тәкъдим ителә.
Нигез шартлар
- Вики-мәкаләне бәйгегә кертүегез өчен аның бәхәс битенә түбәндәге калыпны урнаштырыгыз:
{{Tatarica@җанисәп.wiki марафоны мәкаләсе|кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз}}
- Нәтиҗәле катнашу: мәкаләләрне бәяләү формуласы һәм яңа катнашучылар өчен файдалы мәгълүмат.
- Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән вики-хезмәттәшлек чикләрендә үткәрелә. Татарча бастыручы түбәндәге оешмаларга караган мәгълүмат чыганакларда чыккан материаллар фактларын кертү, сайт яки басмаларын аларга сылтама һәм искәрмәләр урнаштыру белән мәңгеләштерү һәм популярлаштыручы катнашучыларга бонуслы баллар бирелә:
- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Альфред Халиков исемендәге Археология институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Мәдәният һәм башка ведомство-министрлыклары,
- Татмедиа холдингына керүче һәм башка татарча ММЧлары,
- Татарстан китап нәшрияты һәм башка нәшриятларда чыккан бар татар телле басмалар,
- Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләүче Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе (уртак проект)
- Бөтендөнья татар конгрессы, Татнетны үстерү фонды (уртак проект), Санкт-Петербург татар медиафорумы һәм башка чараларда катнашучы төрле татар телле сайтлары.
- Процессны Викимедиа Россия (НП «Викимедиа РУ») әгъзаларыннан торган тәҗрибәле техник төркем оештыра, бәйгегә кертелгән мәкаләләрне Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме арасыннан тәҗрибәле җюри бәяли.
- Бәйге оештыручылары һәм җюрига сораулар бирү өчен вики-урыны, Telegram һәм WhatApp чатлары.