Мерьем Узерли

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мерьем Узерли latin yazuında])
Мерьем Узерли
Туган телдә исем төр. Meryem Uzerli
Туган 12 август 1983(1983-08-12)[1] (40 яшь)
Кассел, Һессен, Федератив Алмания Җөмһүрияте[2]
Яшәгән урын Төркия
Ватандашлыгы  Алмания
 Төркия
Һөнәре актёр, киноактер

Мерьем Сахра Узерли (тур. Uzerli Meryem Sahra; 12 август 1983[3][4][5]) — төрек-алман актрисасы[6] һәм моделе[7][8][9][10][11][12][13]. Киң танылган «Великолепный век» сериалындагы роле буенча билгеле.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мерьем Узерли 1983 елның 12 августында Германиянең Кассель шәһәрендә туган. Гаиләдә дүртенче бала була[14] (олуг ике туганы Денни һәм Кристофер әнисенең беренче никахыннан һәм олуг бертуган апасы — Джанан Зерли — немец-төрек җырчысы). Әтисе Хөсәен — төрек, ә әнисе Урсула — алман хатыны[15].

2000—2003 елларда Мерьем Узерли Гамбург шәһәрендә Фреза драма студиясы актеры осталыгына өйрәнә[16][6]. Зур булмаган театраль проектларда катнаша. 2003 елдан 2008 елга кадәр кыска метражлы немец фильмнары сериясендә төшә. 2011 елдан 2013 елга кадәр продюсер Тимур Йософ Савджи чакыруы буенча тарихи «Великолепный век» сериалында солтан Сөләйман I хаким иткән чорындагы Госман империясе тормошо турында төшерүдә катнаша, монда Төркиягә Кырымнан алып килгән Роксолананы уйный.

2013 елның 16 маенда өченче сезон тәмамланганга кадәр берничә серияны төшерүгә калгач, Мерьем туган иленә кайта һәм төшерүләргә килми[17]. Актриса үзе әйтүенчә, физик һәм психологик яктан «Великолепный век» сериалының 100-120 минутлык эшләреннән нык аруы, шулай ук актрисаның элеккеге сөйгәне Джан Атештан йөкле булуы тора.

Мерьем 2014 елда Истанбулга кайта, ә 2015 елда «Материнская рана» фильмында төшә, анда Мария ролен уйный. 2015 елның 20 декабрендә Мерьем үзенең «Meryem Cosmetics» косметик брендын презентацияләде. 2015—2016 елларда «Королева ночи» сериалында төшә, анда француженка Селинны уйный. Проект рейтингы түбән булу сәбәпле ябыла.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпмедер вакыт Мерьем Узерли төрек бизнесмены Джан Атеш белән очраша, пар хәтта ярәшү турында игълан итә. 2013 елның август аенда аларның ызгышып аерылышуы билгеле була. Август азагында Мерьем дүртле ай йөкле булуы турында игълан итә[18].

2014 елның 10 февралендә Мерьемнең кызы туа[19], аны Лар дип атый[20].

Сентябрь башында Мерьем, 4нче ай йөкле булуы турында игълан итә. Узерли сөйгәненең исемен яшерә, әммә, аның американлы булуы билгеле[21].

2021 елның 8 гыйнварында Мерьем икенче тапкыр ана була. Кызы тугач, аңа Лили Кои дип куша.

Бүләкләре һәм номинацияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бейрутның 7-се халыкара наградасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016: 2016 елның иң яхшы халыкара актирасы

Tüketici Академиясе премиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011: «Muhteşem Yüzyıl» өчен иң яхшы хатын-кыз роле

Silver Horse бүләге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011: иң«Muhteşem Yüzyıl» өчен яхшы хатын-кыз роле.

Истанбулда Мәрмәр университеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011: яшь талантлар бүләге

47-се халыкара «Алтын әфлисун» кинофестивале[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010: «Путешествие без возвращения» өчен жюриның махсус призы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. filmportal.de — 2005.
  2. 2,0 2,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #1061583864 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  3. Meryem Uzerli. SinemaTürk. 2014-06-13 тикшерелгән.
  4. Meryem Uzerli. diziler.com. әлеге чыганактан 2014-09-03 архивланды. 2014-06-13 тикшерелгән.
  5. Биография Мерьем Узерли. www.bestactor.ru. 2014-06-13 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 Onu ancak ölüm durdurur. 2014-06-13 тикшерелгән.
  7. Meryem Uzreli Advertising. meryem.me. әлеге чыганактан 2015-01-11 архивланды. 1 January 2015 тикшерелгән.
  8. Meryem Uzerli - Elidor Reklamı. YouTube. 1 January 2015 тикшерелгән.
  9. Elidor Meryem Uzerli yeni reklamı. YouTube. 1 January 2015 тикшерелгән.
  10. Meryem Uzerli in Elidor Commercial. Daily Motion. әлеге чыганактан 2015-01-10 архивланды. 1 January 2015 тикшерелгән.
  11. Meryem Uzerli -- Marie Claire Kamera Arkası. YouTube. 1 January 2015 тикшерелгән.
  12. Meryem Uzerli Marie Claire Çekimleri. Daily Motion. әлеге чыганактан 2015-01-10 архивланды. 1 January 2015 тикшерелгән.
  13. Meryem Uzreli Press. meryem.me. 3 January 2015 тикшерелгән.
  14. Мерьем Узерли рассказала о своей личной жизни и отношениях с мужчинами. delfi.ua (31 январь 2013). әлеге чыганактан 2013-02-02 архивланды. 2013-02-22 тикшерелгән.
  15. Hürrem'i hiç böyle görmediniz!. Milliyet. әлеге чыганактан 2011-10-03 архивланды. 2012-08-10 тикшерелгән.
  16. Meriem Sahra Userli (Meryem Sarah Uzerli). Patricia Horwitz - Agentur für Film, TV und Theater. әлеге чыганактан 2013-03-13 архивланды. 2013-02-22 тикшерелгән.
  17. Мерьем Узерли покинула сериал Великолепный Век.Дата обращения: 27 июня 2013.Архивировано 1 июля 2013 года.
  18. Мерьем Узерли рассказала, почему на самом деле ушла из «Великолепного века». әлеге чыганактан 2013-09-21 архивланды. 2013-09-16 тикшерелгән.
  19. Звезда сериала «Великолепный век» Мерьем Узерли родила дочь
  20. Meryem Uzerli anne oldu. Star (gazete). 2014-02-12 тикшерелгән.
  21. "Роксолана" Мерьем Узерли беременна второй раз: первые фото | Караван

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]