Элисса Аалто

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Элисса Аалто latin yazuında])
Элисса Аалто
Туган 22 ноябрь 1922(1922-11-22)[1][2]
Кеми[d], Лапландия[d], Финляндия
Үлгән 12 апрель 1994(1994-04-12)[3][1] (71 яшь)
Һелсинки, Финляндия[2]
Күмү урыны Һиетаниеми[d][4]
Ватандашлыгы  Финляндия
Әлма-матер Һелсинки политехника институты[d]
Һөнәре мигъмар
Җефет Алвар Аалто
Ата-ана

 Элисса Аалто Викиҗыентыкта

Эльза Кайса Аалто (фин. Elsa Kaisa Aalto, тумыштан Мякинеми, фин. Mäkiniemi; 22 ноябрь 1922, Кеми, Лапландия12 апрель 1994, Һельсинки) — фин архитекторы һәм дизайнеры. Алвар Аалтоның икенче хатыны.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирле-хатынлы Аалто

Элисса Аалто 1922 елда Кеми шәһәрендә полковник Август Мякинеми гаиләсендә туган. 1949 елда Һельсинки шәһәрендә Политехник институтта белем ала һәм архитектор Алвар Аалтода эшли башлый. Аалтоның шул чакта беренче хатыны, шулай ук архитектор һәм дизайнчы Айно вафат була. 1952 елда Элисса һәм Алвар өйләнешә. Ул вакытта Алварга 54 яшь, ә Элиссага 29 яшь була.

Ирле-хатынлы Аалто архитектура проекты өстендә бергәләп эшли башлый[5]. Элисса иренең бөтен конкурс эшләрендә катнаша. Ул Алвар һәм Айно оештырган җиһаз җитештерү буенча Artek компаниясе өчен минимализм жанрында обойлар сериясен эшли.

1976 елда Алварның вафатыннан соң Элисса Artek компаниясе белән идарә итә[6]. Ул иренең проектын, шул исәптән Эссенда опера бинасын, Ольборгта заман сәнгате музее, Люцернада торак комплексын, Лаһтида чиркәү эшләрен бетерү өстендә эшли[7][8]. Аның шулай ук Выборгта китапханә реконструкциялау планнары да була[9].

Элисса Аалто 1981 елда Америка архитекторлар институтының мактаулы әгъзасы титулына лаек була[10]. 1994 елда 72 нче яшендә яман шештән вафат була. Хиетаниеми зиратында җирләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Elissa Aalto — 2008.
  2. 2,0 2,1 2,2 http://arch-pavouk.cz/index.php/architekti/1499-aalto-elissa
  3. Elissa Aalto; Architect, 71 // The New York Times / J. KahnManhattan, NYC: New York Times Company, A. G. Sulzberger, 1994. — ISSN 0362-4331; 1553-8095; 1542-667X
  4. 4,0 4,1 Hautahaku
  5. Elissa Aalto; Architect, 71 (англ.). The New York Times (13.04.1994). Дата обращения: 22 октября 2020.
  6. Virtanen B. Obituary: Elissa Aalto (англ.). The Independent (22.04.1994). Дата обращения: 22 октября 2020.
  7. Elissa Aalto; Architect, 71 (англ.)
  8. Virtanen B. Obituary: Elissa Aalto (англ.).
  9. Virtanen B. Obituary: Elissa Aalto (англ.)
  10. Elissa Aalto; Architect, 71 (англ.).